news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда декабрь аенда “Хәерле бала – 2009” бәйгесе уза

Мондый бәйгеләрне уздыру үсеп килүче яшь буынның рухи-әхлакый сыйфатларын үстерүгә, үз халкыңның мәдәниятына, дингә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уятуга булышлык итә дип санала

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Мөслимәләр берлеге ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Россия Ислам университеты һәм Ислам фәнен, мәдәниятын һәм мәгарифен үстерү фонды белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр арасында “Хәерле бала – 2009” бәйгесен уздыра.
Бәйгенең оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, “Хәерле бала – 2009”ны 20 декабрьдә Россия Ислам университетында үткәрү көтелә.
Бәйгенең максаты - татар халкының гореф-гадәтләрен торгызу, укучыларның игътибарын туган як мәдәниятына җәлеп итү. Ярыш вакытында балаларга һәм яшүсмерләргә иҗат мөмкинлекләрен, белемен, тирән эчке дөньясын, киң карашын күрсәтергә форсат тудырыла.
“Хәерле бала – 2009” ярышында татар телен, Татарстан Республикасы тарихын һәм мәдәниятын, Ислам тарихын белгән, изге Коръәннән сурәләр белүче 1-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә җитмәгән һөнәр училищелары, колледжлар, техникумнар студентлары катнаша ала.
Оештыручылар балаларны һәм яшүсмерләрне “Яшь рәссам”, “Яшь Коръән—хафиз”, “Яшь тарихчы”, “Туган телне бик яхшы белүче”, “Алтын куллар” номинацияләрендә ярышырга чакыра.
Мондый бәйгеләрне уздыру үсеп килүче яшь буынның рухи-әхлакый сыйфатларын үстерүгә, үз халкыңның мәдәниятына, дингә һәм гореф-гадәтләренә кызыксыну уятуга булышлык итә дип санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100