news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ДЧда хай-дайвинг буенча бронза призер Казанда үзен өйдәге күк хис итүен белдерде

Яна Нестерова 20 метр биеклектәге каланчадан сикерү рәхәтлек китерүен билгеләп узды

(Казан, 4 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда бара торган Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионаты кысаларында бүген хай-дайвинг буенча ярышта өченче урынны алган Беларусь вәкиле Яна Нестерова Казанда үзен өйдәге күк хис итүе турында белдерде.

Искәртеп узабыз: 20 метр биеклектәге каланчадан сикерүдә алтын һәм көмеш медальләрне АКШ спортчылары алды. Россиядән катнашучы булмады.

Җиңүчеләр бүләкләнгәннән соң, алар катнашында матбугат конференциясе үтте. "Бүген һава торышы начаррак булды, ә калганы - бар да искиткеч. Казанда булуыма шатмын. Биредә үземне өйдәге күк хис итәм. Трибуналардан уңыш юлдаш булуын теләп торучыларның алкышлавын ишетеп тору җанга рәхәтлек өстәде", - дип белдерде Яна Нестерова.

Бронза призер билгеләп узганча, бу биеклек аңа рәхәтлек китерә. Аның әйтүенчә, платформа кырына килеп баскач, баштан барысы да чыгып оча, һәм бу халәттә сикерергә дә җайлырак. Яна ата-анасының кызларының шушы спорт төре белән шөгыльләнгәнгә бераз дулкынлануын яшермәде. Яна Нестерова 2012 нче елда судагы шоуда эшли башлаган, анда сикерүләрдә катнашкан. Аннан очраклы гына ярышларга эләккән, акрынлап бу һөнәри шөгыльгә әйләнгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100