news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ДЧ-2015 ярышларына 10 меңнән артык билет сатылган

5 декабрьдә спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына рекрутинг үзәге ачылышы һәм волонтерлар сайлап алу планлаштырыла

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Хәзер вакытта 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр узачак спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына 10 меңнән артык билет сатылган. Бу хакта шәһәр мэриясендә "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә “Спорт проектларын башкарма  дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешманың генераль директоры урынбасары Фәрит Абдулганиев белдерде.

Билетларны онлайн-сату 30 сентябрьдә башланган иде. Әлегә йөзү, ачык суда йөзү, хай-дайвинг һәм су полосы дисциплиналары буенча сайлап алу, ярымфинал һәм финал ярышларына билетлар сатып алырга мөмкин. Дөнья чемпионатының ачылыш һәм ябылу тананасына билетлар декабрьдә сатыла башлый.

Фәрит Абдулганиев ДЧ на һәм «Мастерс» турнирына әзерлек турында сөйләде. Шулай итеп, чемпионатта катнашучылар, 15 июльдән 15 августка кадәр аккредитация узу турындагы таныклык нигезендә, Россия территориясенә визасыз керү хокукына ия. «Мастерс» турнирында катнашучыларга виза кыскартылган система буенча биреләчәк. ДЧ нда 2,5 мең спортчы һәм 1,8 мең рәсми зат катнашуы көтелә, дип искәртте ул. 6 дисциплина буенча уза торган ярышларда 75 комплект медаль уйнатыла.

27 ноябрьдә Казан спорт комитеты, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, республиканың йөзү һәм су полосы буенча спорт федерацияләре вәкилләре белән спорт мәйданчыкларына укучыларны волонтерлар сыйфатында җәлеп итү мәсьәләсе буенча очрашу уза, дип белдерде Ф.Абдулганиев. Дөнья чемпионатына барлыгы 2,5 мең волонтер җәлеп ителәчәк. Бүгенгә 15 меңнән артык заявка тапшырылган. “5 декабрьдә спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына рекрутинг үзәге ачылышы һәм волонтерлар сайлап алу планлаштырыла”, - диде урынбасар.

“Безнең алга яңа бурычлар куела, әмма таныш эш, - дип билгеләп үтте киңәшмәгә рәислек иткән Казан мэры Илсур Метшин. – Һәр юнәлеш буенча төгәл план булырга тиеш. Барысына да җентекләп әзерләнгәнне беләм, чөнки Универсиада үткәрү тәҗрибәсе әзерлек мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге бирә. Без федераль, республика структуралары, хезмәттәшләр белән алдыбызга куелган бурычлар буенча бергә эшләргә өйрәндек”. Шәһәр мэры сүзләренә караганда, Дөнья чемпионаты алдыннан төп мәсьәләләр - ул ярышлар үткәрү, кунакларны кабул итү урыннарын әзерләү, туклану, ярышта катнашучылар һәм кунакларны каршы алу, куркынычсызлык мәсьәләрен хәл итү. Илсур Метшин шулай ук шәһәрне төзекләндерү мәсьәләсенә дә игътибарны юнәлтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100