news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ДЧ-2015 спорт программасын әзерләү һәм ярышларны финанслау буенча фикер алыштылар

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Азат Кадыйров төп доклад белән чыгыш ясады

  (Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2015 елда Казанда Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм ярышларны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

ТР Хөкүмәте йортында узган чарада ДЧын оештыруда мәшгуль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта оештыру мәсьәләләре, спорт программасын әзерләү һәм ярышларны финанслау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Азат Кадыйров төп доклад белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, 17 сентябрьдә Россия спорт министры Виталий Мутко җитәкчелегендә 2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына әзерлек һәм ярышларны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды, дип искәртте. Спорт программасы, спорт һәм тренировка объектлары исемлеге, ярышларда катнашучылар һәм кунакларның килү-китү концепциясе, чемпионат логотибы расланды.

2015 елда Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендә спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты Россиядә беренче тапкыр уза. Чемпионат ярышлары 2015 елның 24 июленнән 9 августына кадәр узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100