news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ДЧ-2015 не транспорт белән тәэмин итү өчен 858 млн сум акча кирәк була

Спорт проектлары башкарма дирекциясендә билгеләп үтүләренчә, бу суммага ачыклык кертеләчәк

  (Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Киләсе елның 17 июлендә спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының (ДЧ) транспорт системасын эшләтеп җибәрәләр, ул 18 августка кадәр эшләячәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешма генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, федерацияләр вәкилләрен, журналистларны, маркетинг партнерларын, телеоператорлар һ.б. ны йөртү өчен 154 туристик автобус һәм 40 ка якын микроавтобус кулланылачак. Шулай ук FINA гаиләләрен йөртү өчен 217 җиңел автомобиль җәлеп ителәчәк.

“Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының барлык транспорты да махсус номерлар сериясенә ия булачак. Моннан тыш, ЮХИДИ идарәсе һәм Казан транспорт комитеты белән ДЧ транспорты өчен җәмәгать транспорты полосасын файдалану турында килешенде”, - дип билгеләп үтте А.Галиәхмәтов.

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” автоном коммерциячел булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, транспорт чаралары маркалары буенча хәзер ике бренд турында сөйләшүләр алып барыла.

ДЧ чорында эшләүче волонтерлар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукы биреләчәк. Шулай ук билетлы тамашачылар да ярышка барасы көнне бушлай йөри алачак.
“Бүген 144 уникаль маршрут формалаштырылган, әмма әлегә бу мәсьәлә буенча килешү бара”, - дип белдерде А.Галиәхмәтов. Спортчыларның яшәү урыныннан алып спорт объектына кадәр хәрәкәт итү вакыты 15-30 минут тәшкил итәчәк. “Без бу эшне ярышлар башланырга 2 сәгать кала башларга һәм ярышларга тәмамлангач 1,5 сәгать тә төгәлләргә планлаштырабыз, дип аңлатма бирдеул. ММЧ вәкилләре өчен, ярышлар башланырга 3 сәгать кала, транспорт хезмәт күрсәтә башлый һәм ярышлардан соң 3,5 сәгатьтән тәмамланачак, ә хәрәкәт итү вакыты 30-60 минут тәшкил итәчәк.

Казанда ДЧ-2015 не транспорт белән тәэмин итү өчен 858 млн сум акча кирәк була, әмма бу суммага ачыклык кертүгә ихтыяҗ бар, дип билгеләп үтте спикерлар, соңгы сумма төрле факторларга бәйле, диделәр.

Очрашуда, ДЧ нда хезмәт күрсәтү өчен 326 машина йөртүче йөртүче кирәк булачак, хәзер аларны барлау эшләре бара, дип белдерде Галиәхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot