news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда дәүләт автоинспекциясе рейды нәтиҗәләре буенча 40 курьер җаваплылыкка тартылды

Казандагы рейд вакытында курьерларга карата Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 40 административ материал төзегән. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Профилактик рейд җәяүлеләр һәм индивидуаль мобильлек чараларын кулланучы затлар тарафыннан хокук бозуларны булдырмауга юнәлдерелгән. Тикшерүләр вакытында юл-патруль хезмәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмауның 45 фактын ачыклаган һәм туктаткан. Ике индивидуаль мобильлек чарасын штрафстоянкага урнаштырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot