news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан
Янгын 99 кеше һәм 34 берәмлек техника көче белән сүндерелгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Бу төндә Казанда дары заводы территориясендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында хәбәр "ГЛОНАСС+112" системасы буенча 02.45 сәгатьтә алынган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.
Урынга килгән янгын сүндерү хезмәткәрләре дары заводы территориясендә аерым торган бинаның януын ачыклый. Янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган була.
"Казан халкына янгынның зыяны юк. 04.00 сәгатькә 400 квадрат метрга таралып өлгергән янгын камап алынды һәм 22 минуттан ачык ут сүндерелде. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк. Янгынны сүндерүдә 99 кеше һәм 34 берәмлек техника катнашты", – дип хәбәр итте Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат белән эшләү бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot