Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда дары заводы бинасына ут төртергә теләгән яшүсмерне тоткарлаганнар
Казанда дары заводының административ бинасына ут төртергә теләгән яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ут төртүче – Казан мәктәпләренең берсендә 10 сыйныфта белем алучы укучы, аңа 16 яшь. Егет өлешчә гаебен таныган һәм шул рәвешле күптән түгел генә гаиләсеннән киткән әтисенә күңелсезлекләр китерергә карар кылуы турында сөйләгән.
Хәзерге вакытта «террорчылык акты» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Яшүсмер сак астына алынган.
Инцидент 24 гыйнварда 14.35 сәгатьтә булган. Яшүсмер, янып торган «Молотов коктейлен» ташлап, дары заводы бинасына ут төртә. Шуннан соң балаклав кигән егет кача. Янгынны тиз арада сүндергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз