news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда даруларны фирмалы сату автоматлаштырыла

Казанда даруларны фирмалы сату автоматлаштырыла

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Ирина Ксенофонтова). “Татхимфармпрепараты” ачык акционерлык җәмгыятенең Бауман урамы 49/10 адресы буенча урнашкан фирма даруханәсе ваклап сатуның автоматлаштырылган системасына күчте.

Сәүдәнең заманча технологияләрен кертү дару алу өчен озын-озак чиратларда торырга мәҗбүр булган сатып алучыларга уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Ассортиментта булган барлык дарулар һәм медицина кирәк-яраклары (ә алар 7 мең тирәсе) исемлеге, бәяләрен һәм җитештерүче компания турындагы белешмәне күрсәтеп, даруханәнең электрон базасына кертелә һәм бу пациентка кирәкле даруларны тизрәк эзләп табарга мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә даруларның махсус штрих-кодлары бар. Нәтиҗәдә, клиентка хезмәт күрсәтү вакыты берничә тапкырга кыскара.

Предприятиенең матбугат хезмәтеннән “Татар-информ” агентлыгына хәбәр итүләренчә, “Татхимфармпрепараты” ААҖ тагын ике фирма даруханәсенә һәм 11 даруханә пунктларына автоматлаштырылган сәүдә режимы кертергә планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100