news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Даниил Крамер концерты узачак

Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концертлар залында Россиянең атказанган артисты, Густав Малер исемендәге Аурупа премиясе лауреаты, пианинода уйнаучы Даниил Крамер “О, Гершвин, Гершвин...” программасы белән чыгыш ясый.

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концертлар залында Россиянең атказанган артисты, Густав Малер исемендәге Аурупа премиясе лауреаты, пианинода уйнаучы Даниил Крамер “О, Гершвин, Гершвин...” программасы белән чыгыш ясый.

Америка композиторы Джордж Гершвин – классик музыка авторы, джазны  яшәтүче. Музыка сөючеләр игътибарына Гершвин иҗатының асыл ташлары – “Голубая рапсодия”, фортепиано һәм оркестр өчен Фа мажор концерты тәкъдим ителәчәк. С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концертлар залының концертлар бүлегеннән алган хәбәргә күрә, ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруында авторның “Парижда американ” поэмасыннан һәм “Порги һәм Бесс” операсыннан өзекләр  яңгыраячак. Оркестр белән дирижер, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Җәләй җитәкчелек итәчәк. Концерт 18 сәгать 30 минутта башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot