Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Дагыстан халкының җиденче ифтары узачак
12 мартта Казанда Дагыстан халкының ифтар ашы узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Дагыстанның Татарстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Магомед Мөслимов хәбәр итте.
Ул кичә чечен һәм ингушларның вайнах ифтарында катнашты.
«Без 12 мартта «Корстон»да Казанда җиденче тапкыр 650 кешелек ифтар үткәрергә җыенабыз. 7 мартта студентлар өчен аерым ифтар булачак, анда 150ләп кеше чакырылачак», – диде Магомед Мөслимов.
Сүз уңаеннан, кичә вайнах ифтарында Магомед Мөслимов исеменнән Гомрәгә юллама уйнатылды. Кече хаҗга бару бәхете Әмирхан Толдиевка тәтеде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз