news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Дагыстан изоляторыннан качкан Төмән карагын хөкем итәләр

Ир-ат ике ел федераль эзләүдә булган, полицейскийлар аны Казанда фатир тәрәзәсеннән кереп кыйммәтле бизәнү әйберләре урлагач тоткан.

(Казан, 2 август, «Татар-информ», Елена Саляхова). Казанның Совет районы судында Дагыстандагы изолятордан качкан Төмән карагы-рецидивист эше буенча процесс башланды.

Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә - тумышы белән Төмәндә туып-үскән 28 яшьлек Рөстәм Шәхретдинов. Яшь чагында ир Дагыстандагы Изербаш шәһәренә күчкән, фатир басу белән шөгыльләнә башлаган. Тикшерү версиясе буенча, 2015 елда Шәхретдинов ике фатирны талаган – 180 мең сумнан артык кыйммәтле әйберләр алып чыккан. Тиздән полицейскийлар ирне тоткарлый һәм вакытлыча тоту изоляторына урнаштыра.

Әмма ул вакытта Рөстәм Шәхретдинов җәзадан котылып кала алган. Иртән ир изолятордан ризык бирә торган тәрәзә аша качкан. Качу вакытын вакытлыча тоту изоляторындагы видеокүзәтү камералары теркәгән. Кадрларда Шәхретдиновның киемсез генә кечкенә генә тәрәзәгә аша чыгуы күренә, аннары киенә һәм кача.

Рөстәм Шәхретдиновны эзләүгә игълан иткәннәр. Аның турындагы мәгълүмат Дагыстан буенча таратыла, әмма аны ике елдан соң гына Казанда эләктерәләр. Ул янә караклыкта эләгә, су ага торган торба буенча йортның икенче катына менгән, форточка аша фатирга кергән һәм аннан кыйммәтле бизәнү әйберләре алып чыккан.

«2016 елдан алып 2018 елга кадәр Шәхрудинов Тверьда һәм Казанда янә берничә фатирны талаган. Ул вакытта зыян күрүчеләр җинаятьченең гамәлләреннән килгән зыянны 550 мең сумга бәяләгән», - дип хәбәр итте Казан шәһәренең Совет районы прокуроры ярдәмчесе Аида Шәйдуллина.

Шәхретдиновка урлау һәм качу өчен гаепләү белдерелгән. Ул үз гаебен таныган. Бүген суд Шәхрудиновка арестны тагын ике айга – 22 сентябрьгә кадәр озайтты. Аның эше буенча якындагы суд утырышы август ахырында булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда караклык өчен Дагыстандагы изолятордан качкан ирне тоткарлаганнар. 2018 елның 27 июнендә Казанның Совет район суды аны кулга алып, вакытлыча тоту изоляторына җибәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100