news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда дагъстанча Мәүлид узды

Кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар иде.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда Дагъстан диаспорасы оештырган Мәүлид кичәсе узды, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Ватандашларын бәйрәм белән котларга Дагъстан мөфтие урынбасары Магомед Магомедов һәм Дагъстанның Көньяк территориаль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Махди Абидов та килгән иде. Кунаклар арасында шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. Аңа «Итхафу Саада» дип исемләнгән китап бүләк иттеләр. Әлеге басма Газалиның «Ихъя Улюм ад-Дин» хезмәтенә тәфсир булып тора.  

news_right_1
news_right_2
news_bot