news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дача йортында чыккан янгында ир-егет янып үлгән

Һәлак булучының шәхесе ачыклана

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Кичә Казанда бакча йортында янгын чыгу сәбәпле, ир-егет янып үлгән. Аның шәхесе әлегә ачыкланмаган.

7 нче гыйнвар кичке 6 лар тирәсендә Казанның Совет районындагы бакча йортларының берсендә янгын чыга. Әлеге йортның, элек суд хөкеменә тартылган, 1961 нче елгы ир-егетнеке булуы мәгълүм. Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә, шәхесе билгеле булмаган ир-егет тә янгында һәлак була.

Узган тәүлектә Татарстанның полиция хезмәткәрләре тарафыннан 27 җинаять ачылган, шул исәптән сәламәтлеккә каты зыян китерү, караклыкның 10 очрагы һәм наркотик матдәләрне йолып алуның 4 факты теркәлгән.

Законсыз әйләнештән 97,61 грамм синтетик наркотиклар йолып алынган.

Өйләреннән чыгып китеп югалган 4 татарстанлы эзләнүгә бирелгән, алданрак эзләнелгән 1 кешенең кайда булуы ачыкланган, дип хәбәр итә ТР ЭЭМның матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100