news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Җәүдәт Фәйзине искә алалар

22 гыйнварда Татарстан Музыка мәдәнияте музееның “Җидегән чишмә” музыкаль кунакханәсендә күренекле татар композиторы Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел тулуга багышланган кичә узачак

(Казан, 20 гыйнвар, “Татар-информ”). 22 гыйнварда көндезге 14 сәгатьтә Татарстан Музыка мәдәнияте музееның “Җидегән чишмә” музыкаль кунакханәсендә күренекле татар композиторы Җәүдәт Фәйзинең (1910-1973) тууына 100 ел тулуга багышланган кичә узачак.
РСФСР, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзи - Татарстанның музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. Ул музыкада татар музыкаль комедия дигән яңа жанрны тудыра. Гомер буе татар фольклорын җыю белән шөгыльләнә. Аның “Башмагым” дигән комедиясе М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә генә 300 тапкыр уйнала. Бүгенге көндә дә ул Россия һәм чит илләрдәге алдынгы театр сәхнәләрендә еш куела.
Җәүдәт Фәйзи иҗатында күптөрле жанрлар - музыкаль комедия, опера, лирик һәм патриотик җырлар зур урынны алып тора. Композитор музыка язып кына калмый, радио, телевидение, уку йортларында тәкъдим иткән лекцияләр аша татар музыкасын танытучы да була. Аның “Халык җәүһәрләре”, “Музыкаль очрашулар” дигән китаплары татар җыр мирасына багышлана.
ТР Милли музеенда композиторның бай архивы саклана. Андагы әйберләр күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк дип көтелә. Композиторны искә алу кичәсенә Казанның танылган сәнгать һәм музыка белгечләре чакырыла. Җәүдәт Фәйзи озак еллар эшләгән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге дә килер дип уйланыла. Кичәдә композитор иҗат иткән көйләр, җырлар да башкарылачак, дип хәбәр иттеләр Милли музейдан.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100