news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дүрт яңа метро станциясе төзү буенча әзерлек эшләре бара

“Академик Сахаров урамы”, “Юлиус Фучик урамы”, “10нчы микрорайон”, “ТАССРның 100 еллыгы” станцияләрендә әзерлек эшләре бара.

Казанда дүрт яңа метро станциясе төзү буенча әзерлек эшләре бара
архив

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”, Диана Авакян). Казанда метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү буенча әзерлек эшләре бара. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасының Инвестицион-төзелеш баш идарәсендә әйттеләр.

“Академик Сахаров урамы” (монда эшләр кыштан бирле бара), “Юлиус Фучик урамы”, “10 нчы микрорайон”, “ТАССРның 100 еллыгы” станцияләре турында сүз бара.

“Бүгенге көндә метро станцияләре төзелеше зоналарыннан инженерия коммуникацияләрен чыгару буенча әзерлек эшләре башкарыла”, - диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта генераль проектлаучы "Татинвестгражданпроект" оешмасы метроның икенче линиясенең “Фучик” станциясеннән “Сахаров” станциясенә кадәр, беренче участогының проект документациясен әзерли. Соңыннан тиешле экспертизалар уздырылачак, диделәр Инвестицион-төзелеш баш идарәсендә.

“Казан шәһәре мэры карары нигезендә әлеге объектны планировкалау һәм ызанлау буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар узды. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, тиешле төзәтмәләр кертелде, документ раслануга әзерләнә”, - диделәр идарәдә.

“Казметрострой” оешмасында әлеге мәгълүматны шәрехләүдән баш тарттылар.

  •  Казанның яңа Генераль планы проекты метроның 26 яңа станциясен төзүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100