news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дүрт полиция хезмәткәре корал алып-сату инсценировкасы өчен кулга алынды

Шул рәвешле, полиция хезмәткәрләре бүлекнең җинаятьләрне ачу күрсәткечләрен күтәрергә теләгән.

(Казан, 6 июнь, "Татар-информ"). Казанның бер полиция бүлеге хезмәткәрләре җинаять кылуда шикләнеп кулга алынган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча, "Япеево" полиция бүлегенең дүрт хезмәткәре, пистолет-пулемет алып-сату турында килешү инсценировкасы оештыра. Сатучы һәм сатып алучы роленә полиция хезмәткәрләре башка бер җинаять эше фигурантларын җәлеп итә. 

Шул рәвешле, чыганакларга караганда, полиция хезмәткәрләре бүлекнең җинаятьләрне ачу күрсәткечләрен күтәрергә тели. 

Татарстан Республикасының Эчке эшләр минстрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Эчке эшләр минстрлыгының шәхси иминлек буенча оператив-эзләү хезмәткәрләре һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе белән берлектә полиция хезмәткәрләренең дүртесен дә тоткарлаганнар.

Тикшерү комитеты "Вазифаи вәкаләтләрне арттыру" һәм "Канунсыз рәвештә корал сатып алу, тапшыру, сату, саклау, күчерү яки йөртү" маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

Татарстан Республиксы Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта хезмәт тикшерүе бара. Аның нәтиҗәләре буенча полиция эшчеләренең  алдагы хезмәт итү мөмкинлеләре, шулай ук аларның җитәкчеләрен җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100