news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дүрт метрдан подвалга егылып төшеп башын тишкән ир-атны коткардылар

Коткаручылар 30 яшьлек кешене алып чыгып, ашыгыч ярдәм табиблары бригадасына тапшырган.

Казанда дүрт метрдан подвалга егылып төшеп башын тишкән ир-атны коткардылар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Кояшлы бистәсендә дүрт метрлы биеклектән йортның подвалына егылып төшеп, башын тишкән ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген бердәм 112 номерына Кояшлы бистәсенең Колбаш урамында дүрт метрлы баскычтан йорт подвалына 30 яшьлек ир-ат егылганлыгы турында хәбәр килде», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча килгән 2нче зона коткару отряды коткаручылары зыян күрүчене аңсыз килеш идәндә таба. Ирне каты носилкаларга салып өскә күтәрәләр, анда аны ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100