news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Дөрес булмаган кино” фестивале башлана

Ул “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексы кинотеатрында узачак

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә ел саен ноябрь-декабрьдә үткәрелә торган “Дөрес булмаган кино” фестивале быел илнең 19 шәһәрендә уза.

 

Казанда ул “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексы кинотеатрында 14-24 ноябрьдә үткәрелә, дип хәбәр итә комплекс порталы. Шушы 10 көн эчендә кинотеатр төрле илләрнең режиссерлык мәктәбе осталары төшергән гадәти булмаган, төгәлрәге, “дөрес булмаган” фильмнар күрсәтү мәйданчыгына әйләнә һәм җәмгысе 16 фильм тәкъдим ителә. Фильмнарның илдә шактые беренче тапкыр гына экранга чыга, арада теләсә кемне гаҗәпләндерерлекләре, үсмерләр аңы өчен ярамаганнары була. Чөнки сер япмасы капланган уй-фикерләр һәм психологик халәтләрне тышка чыгару фестивальның визит карточкасы булып тора.  

news_right_1
news_right_2
news_bot