news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дөньяви һәм дини вузлар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

Килешү кысаларында уртак фәнни тикшеренүләр, гомуммәдәни, мәгълүмати һәм башка эшчәнлек алып бару планлаштырыла

  (Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Бүген, "Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, Казан (Идел буе) федераль университетында Казан руханилар семинариясе, Россия ислам институты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм КФУ арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Килешү нигезендә уртак фәнни тикшеренүләр, фәнни-мәгърифәтчелек, гомуммәдәни, мәгълүмат һәм нәшрият эшчәнлеген алып бару өлкәсендә дүрт яклы хезмәттәшлекне үстерү ниятләнә.

“Безнең университетта фәлсәфә факультетында укучы теологларга белем бирү мәсьәләсе хәл ителгән. Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтында федераль программа буенча ислам культурасын һәм ислам тарихын тирәнтен өйрәтү мәсьәләләре карала. Әмма бу мәсьәләләрне дөньяви фәннәр аша гына аңлап бетереп булмый. Шуңа күрә бүген безнең ресурсларны берләштерә башлыйбыз”, - дип белдерде КФУ ректоры Илшат Гафуров. Аның сүзләренә караганда, килешүдә, аерым алганда, Россия ислам институты белән Казан руханилар семинариясе укытучылары Казан университеты студентларына лекцияләр укыячак, ә университет вәкилләре дини мәгариф учреждениеләрендә укытачак, дип ниятләнә.

“Бүген мондый килешүләр мөһим, алайса кеше тикшерелмәгән нәрсәләрдән курка. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләнең, кешеләр бер-берсен танып белсен өчен төрле итеп яратылган, дигән сүзләрен истә тоту зарур. Без булдырган мәйданчык аралашу, фикерләр уртаклашу һәм шуннан файда алу урынына әйләнер дип өметләнәбез”, - дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.

Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий белдергәнчә, руханилар семинария барлык дөньяви уку йортлары белән ныклы элемтәләргә ия. “Казанда һәрвакыт дөньяви һәм дини белем бирүнең уртак мәйданчыгы булды. Бүген Казан университеты укытучылары дини мәктәптә белем бирсен өчен уникаль мөмкинлек булдырылуы куанычлы хәбәр”, - диде ул.

Дүртенче як вәкиле - Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Виталий Наумкин журналистлар белән аралашканда, Казан университеты белән Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты озын тарихка ия, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, хәзер институтта ислам һәм православие өлкәсендә тәҗрибәле укытучылар, Россиянең әйдәп баручы белгечләре эшли. “Без мөселманнарга һәм православие дине вәкилләренә бер-берсе турында белемнәрен арттыруга сизелерлек өлеш кертә алырбыз дип уйлыйм”, - дип ассызыклады галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100