news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда дөньяның 20 иленнән әйдәп баручы галимнәр фәнни саммитка җыелды

Татарстан башкаласында Алдынгы фәнни тикшеренү саммиты уза.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан башкаласында Алдынгы фәнни тикшеренү саммиты уза. Казанда халыкара форум дөньяның 20 иленнән 250 делегат һәм дөнья дәрәҗәсендәге 30дан артык спикер - әйдәп баручы университет ректорларын, шулай ук хакимият һәм бизнес вәкилләрен җыйды.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Россия фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Марина Боровская катнашты.
КФУ мәйданында узучы саммит 31 августка кадәр дәвам итә. Быел биредә катнашучылар медицинаның киләчәге, югары белем бирүнең төбәк үсешендә локомитив сыйфатында булуы, инвестицияләр һәм заманча фәннең башка актуаль мәсьәләләре турында сөйләшәләр.

“Әлеге мөһим фәнни вакыйганың Россия югары уку йортлары арасында динамик үсештә булган үзебезнең университетта узуы аеруча сөенечле. Безнең өчен республиканы дөнья фәнни җәмәгатьчелегенә күрсәтү зур горурлык”, - диде Алексей Песошин.

Халыкара учреждение һәм компания вәкилләре белән очрашу, танышу - тәҗрибә алышуда зур мөмкинлек, ул илләр арасында үзара хезмәттәшлекне киңәйтә, яңа идеяләр тууга ярдәм итә, дип өстәде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot