news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дөньякүләм танылган башкорт этно-төркеме катнашында концерт бара

Концертны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең «Җилләр көе» концерты башланып китте. Концертны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә. Концерт аншлаг белән бара.

Концертта филармониянең иҗади коллективлары, шул исәптән, Мексикада узган «Фольклориада» фестивалендә катнашып дан казанган «Аргамак» этно-рок төркеме катнаша.

Программада шулай ук Линар Дәүләтбаев җитәкчелегендәге Милли халык уен кораллары оркестры, Башкорт филармониясе солистлары – Башкортстанның халык артистлары Азамат Тимеров, Римма Амангильдина, Халыкара, Бөтенроссия һәм республикакүләм конкурслар лауреаты Марсель Кутуев чыгышлары.

Программаның режиссеры – Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Аскарова.

Филармония администраторы Айсылу Заһретдинова әлеге концерт Татарстанның тагын ике шәһәрендә - Актаныш белән Минзәләдә булачагын әйтте. Концертның тиз арада оештырылганы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Сүз уңаеннан, Айсылу Заһретдинова дөньякүләм танылган курайчы Роберт Заһретдиновның кызы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100