news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак

Җанатарлар фестивалендә чыгыш ясау өчен, Мәдәният министрлыгы тарафыннан 680 башкаручы теркәлгән.

Казанда дөнья чемпионатында 200гә якын халык фольклор коллективы чыгыш ясаячак
Александр Эшкинин

(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Футбол мундиаленең мәдәни программасы кысаларында, Казанга Татарстан районнарыннан, шәһәрләреннән 200гә якын халык фольклор коллективы киләчәк. Бу хакта бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Җанатарлар фестивалендә, Татарстан Мәдәният министрлыгы линиясе буенча, 680 башкаручы чыгыш ясавы көтелә. “Казан” Гаилә үзәге янында фан-фестиваль оештыручылары Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе белән бик тыгыз эшлибез. Үз артистлар, коллективларыбыз чыгыш ясаячак. Мәсәлән, июньдә милли тематикага багышланган берничә концерт булачак. Fan Fest та эшләү өчен, Мәдәният министрлыгы линиясе буенча, 680 башкаручы аккредитацияләнде”, - дип Эльвира Камалова Татарстан районнарыннан, шәһәрләреннән 200гә якын халык фольклор коллективы киләчәген әйтте.

Министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Агыйдел” җыр һәм бию ансамбле, Дәүләт камера хоры, “Бәрмәнчек” фольклор коллективы чыгыш ясаячагын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100