news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү штабы төзеләчәк

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарга кул куйган.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү буенча оператив штаб төзеләчәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарга кул куйган. Документ ТР Хөкүмәте рәсми сайтында дөнья күргән.

Документ нигезендә, карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Премьер-министры урынбасары — республика Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаровка йөкләнгән.

  • Казанда 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында алты матч узачак. Франция һәм Австралия командалары – 16, Германия һәм Көньяк Корея җыелмалары 27 июньдә очраша. 24 июньдә – Польша - Колумбия, 20 июньдә Испания – Иран матчлары уза. 30 июньдәге чирек финал уенында С төркемендә җиңүче команда һәм D төркеменең икенче командасы очраша. 6 июльдә – ярым финал матчы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot