news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Дөнья чемпионатына тугыз меңнән артык кунакханә номеры әзер

Республиканың Туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Казанда кунакханәләрнең кунаклар килүгә “йөз процент диярлек” әзер булуын җиткерде.

Казанда Дөнья чемпионатына тугыз меңнән артык кунакханә номеры әзер
Султан Исхаков

(Казан, 3 май, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Барлык Казан кунакханәләренең номер фонды футбол җанатарларын кабул итәргә 100 процент диярлек әзер. Бу хакта Республиканың Туристлык буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җиткерде. Бүгенге көндә 9,5 мең урын әзер.

“Барлык кунакханәләр мәҗбүри классификация буенча тиешле процедураны узды. Хәзер өстәмә персонал әзерләнә. Номер фонды буенча алар 100 процент әзер. Без матчлар вакытында алар тулачак, ә матчлар арасына 85 – 90 процент тулылыкта булачак, дип ышанабыз”, – диде Сергей Иванов.

Спикер кунакханәләрне Казанда гына түгел, Татарстан районнарында да, шулай ук якындагы Ульяновск, Йошкар-Ола, Чабоксарда да броньлауларын җиткерде. Көтелгән кунаклар саны - 200 меңнән артык кеше. “Никадәр “артык” булуын чемпионат узгач күрербез”, – дип өстәде Сергей Иванов.

Казанда бүгенге көндә “биш йолдызлы” өч, “дүрт йолдызлы” 21 кунакханә эшли. 33 өч йолдызлы отель, 32се бер яки ике йолдызлы кунакханә бар. Ә 107се – йолдызларсыз. Татарстанның номер фонды – 20 меңнән артык апартамент. Чемпионат көннәренә кунакханә броньлау статистикасы күрсәткәнчә, кунакханәләрнең барлык категорияләренә дә ихтыяҗ бертөрле.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100