news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Дөнья чемпионаты вакытында тонна ярым чәк-чәктән футбол тубы ясыйлар

Җанатарлар фестивале “Казан” гаилә үзәгендә узачак.

Казанда Дөнья чемпионаты вакытында тонна ярым чәк-чәктән футбол тубы ясыйлар
Ильнар Тухбатов, Михаил Захаров

(Казан, 23 май, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Казанда Дөнья чемпионаты вакытында тонна ярым чәк-чәктән футбол тубы ясыйлар. Бу турыда бүген “Татар-информ” агентлыгында Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионатын үткәрү чорында җанатарлар фестивале кысаларында чаралар программасына багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды.

Уеннар вакытында казанлыларны һәм шәһәр кунакларын ни көтүе турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сөйләде.

Җанатарлар фестивале “Казан” Гаилә үзәге янындагы урында узачак. Ул ФИФА һәм “Россия-2018” оештыру комитеты белән килешенгән”, диде Фазлыева.

Фестиваль мәйданчыгы Дөнья чемпионаты ачылган көнне, 14 июньдә эшли башлаячак һәм чемпионат тәмамланган көнне, 15 июльдә эшләүдән туктаячак. Мәйданчык 6 көн (29 июнь, 5, 8, 9, 12 һәм 13 июль) ял итәчәк. Фан-зонага 25 мең чамасы кеше сыячак.

Футбол бәйрәменә керү бушлай булачак, әмма мәйданчык уратып алыначак.

Фазлыева фан-зона инфраструктурасы турында сөйләде, ул берничә зонага бүленгән, матчларны карау өчен ике зур экран куелачак. Беренче зонада карау мәйданчыгы, рәсми атрибутика һәм милли сувенирлар кибете, үзәк сәхнә булачак.  Икенче зона балалар күңел ачулары өчен каралган.

Биредә үк бай ассортиментлы, шулай ук милли ризыклар белән ресторан урнашкан, анда 36 касса эшләячәк. Аш-су төрле булачак, шул исәптә хәләл дә, ә сыра ФИФАның рәсми партнерыннан гына тәкъдим ителәчәк. Әлбәттә бәдрәфләр дә җитәрлек булачак.

ММЧ эше өчен аерым мәйданчык, волонтерлар үзәге (220 кеше), куркынычсызлык штабы каралган. Ниһаять, бишенче зонада саклау камералары һәм аккредитация үзәге урнашачак, дип ачыклык кертте Фазлыева.

Җанатарлар фестиваленең мәдәни программасы төрле һәм бай булачак, дип вәгъдә итте Ләйлә Фазлыева. Дөнья чемпионатының беренче көнендә җанатарларны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Дәүләт камера хоры, “Казан” бию ансамбле үз сәнгатьләре белән куандырачак. Аннары халыкка ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, заманча татар музыкасы башкаручыларның иҗат әсәрләре тәкъдим ителәчәк. Джаз фестиваль көне дә булачак, анда үз ансамбле белән Игорь Бутман да чыгыш ясаячак.

Фазлыева сүзләренчә, Дөнья чемпионаты вакытында концерт программасы фан-зонасы кысаларында чикле булачак. Кремльдә ике концерт мәйданчыгы оештырылачак. Бу көннәрдә шәһәрдә опера театрында һәм Кремль мәйданчыгында “Ак сирень” классик музыка фестивале узачак. Шулай ук шәһәр музейлары эш вакытларын озайтырга планлаштыралар һәм җанатарларга билетларга 50 процент ташлама булуы хакында белдерәләр. Волонтерлар арасында кытай, япон, немец, инглиз, француз, испан телләреннән тәрҗемә итүчеләр җитәрлек булачак, диде Фазлыева.

Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов шәһәр хакимиятенең Дөнья чемпионатына әзерлек буенча планнары һәм яңалыклар турында сөйләде.

Дөнья чемпионатының техник һәм инфраструктура мирасы шәһәргә калачак, дип билгеләп үтте Фәттахов. “8 июньнән техник хезмәтләр Дөнья чемпиоанатында эшләү өчен әзер булачак. Сибгат Хәким урамы буенча автомобиль хәрәкәтен чикләүне июньнән дә иртәрәк кертмәскә тырышабыз, чөнки шәһәрлеләргә кыенлык туачагын аңлыйбыз. Әмма Декабристлар урамында “Кәҗә бистәсе” станциясеннән “Казан” гаилә үзәгенә кадәр йөрү зонасы булачак. Биредә оештыручылар безнең өчен төрле арт-объектлар белән скульптуралар рәвешндә онытылмаслык сюрпризлар әзерлиләр. Реконструкция аркасында Әфган сугышчылары һәйкәле Горький паркына күчереләчәк. Бондаренко урамында реконструкция эшләре тәмамланачак, фан-зонасына килү өчен юл иркенәячәк".

Спикер серне дә ачты: шәһәрнең туклану департаменты 1,5 тонна чәкчәктән футбол тубы әзерләячәк! Фан-зона территориясендә Эчке эшләр министрлыгының 800 гә якын хезмәткәре тәртип сагында булачак, диде Фәттахов. Чемпионат башланганчы ресторан, фестиваль үзәге, волонтерлар үзәге 8 июньдә эшли башлый, корылмалар 25 майда монтажлана.

Дөнья чемпионаты вакытында фан-зонадан тыш, җанатарларны Казанның тагын төрле урыннарында (Горький паркында, Кремль яр буенда һәм Бауман урамында) көтәчәкләр, дип ачыклык кертте спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100