news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Дөнья чемпионаты вакытында алкоголь сатуга контроль көчәйтеләчәк

Казанда узган FIFA Конфедерацияләр кубогы вакытында берәмләп алкоголь сату өлкәсендә кагыйдә бозу очраклары ачыкланган булган.

Казанда Дөнья чемпионаты вакытында алкоголь сатуга контроль көчәйтеләчәк
Александр Эшкинин

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында алкоголь сату буенча контроль көчәйтеләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясенең 2017 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән утырышында ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов хәбәр итте.

“Узган елның июнендә без FIFA Конфедерацияләр кубогын үткәрүдә катнаштык. Инспекция хезмәткәрләре футбол матчлары үткәрелгән көннәрдә алкоголь продукциясен сату өчен аерым режим билгеләде”, - дип билгеләп үтте ул.

Казанда FIFA Конфедерацияләр кубогы вакытында 7 оешмада 13 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләренә тәҗрибәләре 2018 елгы Дөнья чемпионатында алкоголь продукциясе сату тәртибен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100