news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Дөнья чемпионаты көннәрендә алкогольле эчемлекләр сату чикләнә

«Аек» зонага «Казан Арена» стадионы яны, тимер юл вокзаллары, шәһәр үзәге, автовокзаллар, аэропорт кергән.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Казанда футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә алкогольле эчемлекләр сатуны чикләячәкләр. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«Аек» зонага «Казан Арена» стадионы янындагы территория, «Казан-1» һәм «Казан-2» тимер юл вокзаллары, шәһәр үзәге (Үзәк стадион, Бауман, Петербург урамнары, Казансу елгасы яр буе), «Южный» һәм «Восточный» автовокзаллары, «Казан» халыкара аэропорты кергән.

Аларда чикләүләр 2018 елның 15, 16, 19, 20, 23, 24, 26, 27, 29, 30 июне һәм 5, 6 июлендә гамәлдә булачак.

Чикләүләр шулай ук чемпионат барган көннәрдә (29 июнь, 4, 5, 8, 9, 12 һәм 13 июльдән кала) фан-фест зоналарга да кагылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100