news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда дөнья чемпионатлары вакытында куркынычсызлык чаралары көчәйтелә

Шәhәргә автобусларда керү чикләнә, утлы корал һәм шартлаткыч матдәләр сату тыела.

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Конфедерацияләр кубогы-2017 һәм Дөнья чемпионаты-2018 матчлары уздырылачак Казан шәhәрендә hәм башка төбәкләрдә куркынычсызлык чаралары көчәйтелә. Бу хакта норматив хокукый актлар сайтында мәгълүмат бар, дип хәбәр итә sport-express.ru.

Россия Президенты указы проектында быел 1 июньнән 12 июльгә кадәр Конфедерацияләр кубогы матчлары булачак субъектларда куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында сүз бара. Футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылачак 2 айда, 2018 елның 25 маеннан 25 июленә кадәр, шулай ук куркынычсызлык чараларын көчәйтү күздә тотыла.

Куркынычсызлык тәэмин итү буенча оператив штабка контрольга алыначак зоналар исемлеген төзү һәм тыелган зоналар чиген билгеләү йөкләнгән. Транспорт министрлыгы исә очышлар һәм йөзү өчен тыелган зоналарны билгеләргә тиеш була.

Документ проектында уеннар уздырылачак шәһәрләргә килүче кешеләрне теркәү тәртибе кертелгән.

Конфедерацияләр кубогы һәм Дөнья чемпионаты турнирлары үткәрелгән вакытта ул шәһәрләргә, шул исәптән Казанга да автобусларда керү чикләнә, утлы корал һәм шартлаткыч матдәләр сату тыела. Шартлаучан, радиоктив, химик һәм биологик матдәләр кулланып, эшли торган куркыныч җитештерү мәйданнары һәм оешмалары эшчәнлеге туктатылып тора яки чикләү кертелә.

Тәртип оештыруга Милли гвардия җәлеп ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100