news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Дөлфәт (Зөлфәт) Маликовны искә алганнар

Чарага шагыйрьнең хатыны Фирая ханым, кызы Кадрия, улы Фазыл, килене, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова, оныгы Нәфисә килгән.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Дөлфәт (Зөлфәт) Маликовны искә алу чарасы узган. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгыраган, тормышы һәм иҗаты буенча викторина үткәрелгән. 

Чарага шагыйрьнең хатыны Фирая ханым, кызы Кадрия, улы Фазыл, килене, «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова, оныгы Нәфисә килгән. Бер минутлык тынлык белән искә алудан башланган кичә Казанның 15 нче татар гимназиясенең беренче сыйныф укучыларының сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән дәвам иткән.

Гимназиянең 11 сыйныф укучысы Адилә Госманова милли киемнәрдән шагыйрь фикерләрен җиткергән. Шулай ук, чарада Казанның «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы, Казанның 3 нче, 12 нче гимназиясе укучылары шагыйрь Зөлфәтнең үлемсез шигырьләрен сөйләгән.

Чарада Казан кооператив институты студентлары да катнашкан. Араларында беренче курс студенты, Кытайда туып үскән татар кызы Надилә Абулахайти да булган. Кичәдә видеоязмалар да күрсәтелгән. Шагыйрь Зөлфәтнең шигырьләрен әдәбият галиме Фоат Галимуллин сөйләгән, Зөлфәт шигыренә язылган «Һаман яратам» җырын Габделфәт Сафин белән Рәфинә Ганиуллина җырлаган. Шагыйрь әлеге шигырен хатыны Фирая ханымга багышлап иҗат иткән була.

«Искә алу чарасында шагыйрьнең кызы Кадрия ханым күңел хәтирәләрен яңартты. Яңа мәгълүматлар табылуын җиткерде. Быелның май айларында Дөлфәт Маликовка мемориаль такта ачылачагы әйтелде. Шагыйрьнең килене, „Сөембикә“ журналы баш мөхәррире Лариса Маликова „Шагыйрьнең укучысына әйтәсе сүзләре бик күп“, диде. Соңыннан чарада катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗатына бәйле сорауларга җавап бирде. Һәрбер катнашучыга бүләкләр һәм шагыйрьнең фикерләре тупланган китабы тапшырылды», — дип хәбәр итә татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина.

 

 

 

Күренекле шагыйрь Дөлфәт Маликов 1947 елның 3 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында туа. Үз районнарындагы Үрәзмәт авылы урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. «Чаян» журналы редакциясендә эшли. Шагыйрьнең лирик шигырьләре, поэмалары, балладалары кергән, бәһаләп бетергесез китаплары нәшир ителде. 1993 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Озакка сузылган каты авырудан соң алтмыш беренче яшендә, 2007 елның 15 маенда шагыйрь Дөлфәт (Зөлфәт) Маликов вафат булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100