Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Дәүләт Думасының наркоманияне һәм ВИЧны кисәтү һәм социаль әһәмияттәге авырулардан тернәкләндерү буенча эшче төркем утырышы узды
Утырышны Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре урынбасары Сергей Железняк үткәрде
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында наркоманияне һәм ВИЧ-инфекцияне һәм башка социаль әһәмияттәге авыруларны кисәтү һәм алардан тернәкләндерү буенча Дәүләт Думасының күп фракцияле депутатлар эшче төркеме утырышы узды. Утырышны Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясенең Генераль советы секретаре урынбасары Сергей Железняк үткәрде
“Наркология авыруларын кисәтү - гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше: яңа алымнар. Төбәк тәҗрибәсе” темасы буенча фикер алышуга Дәүләт Думасы депутатлары, экспертлар, табиблар, министрлык һәм ведомстволар, җәмәгать оешмалары, Россия һәм Татарстан дини конфессия вәкилләре катнашты.
“Безнең бурыч – наркоманиягә оператив игътибар итү, шул исәптә закон дәрәҗәсендә дә. Бу кискен мәсьәләләрне төбәк дәрәҗәсендә хәл иткәндә алымнарны дөрес сайлау, гомуми гамәлләр юнәлешен билгеләү зарур”, - дип билгеләде утырыш эчтәлеген Сергей Железняк.
“Ведомствоара төркемнең Казанда җыелуы әһәмияткә ия. Бу бик мөһим очрашу. Бүген наркоманиягә, аның яшьләр арасына үтеп керүенә көрәшү мәсьәләләре республика җитәкчелеге, дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык дәрәҗәдәге органнары өчен өстенлекле мәсьәлә, - диде үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстанда бу проблеманы яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартып, хәл итәргә тырышабыз. Безнең республикада өлкәннәргә хөрмәт, гаилә һәм мәдәни кыйммәтләргә саклау традицияләре көчле, бездә беркайчан да наркотиклар һәм исереклек хупланмады. Әмма дөнья үзгәрә, кызганычка каршы, наркотиклар Татарстанга да үтеп керде. Мин шәхсән бу бәлагә юлыккан гаиләләрне беләм, бу зур фаҗига. Татарстанда наркоманиядән кисәтү һәм аңа каршы көрәшү буенча система булдырылган, әмма бу афәтне тамырдан корыту - бик авыр бурыч”.
Утырышта катнашучылар наркоманиягә каршы көрәш буенча Татарстан тәҗрибәсен җентекләп карадылар, яңа алымнарны, структураларның бергәләп эшләү нәтиҗәлелеген, бу өлкәдә җаваплыларны билгеләп үттеләр.
ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, ТР сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Татьяна Клименко, РФ Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы, ТР мөфтиенең социаль проектлар буенча урынбасары Илдар Баязитов, Мәскәү экспертлары докладлар белән чыгыш ясады.
Утырышта катнашучыларның фикеренчә, наркотик кулланучыларның яшьләр булуы, яңа синтетик наркотик матдәләр барлыкка килүе борчуга сала, наротикларга бәйле кешеләрне социаль тернәкләндерү буенча коммерцияле үзәкләрдә кулланыла торган ысулларның законлыгы буенча да сораулар туа. Укучыларны наркотикларны куллануга тикшерү буенча да фикер алыштылар.
«Татарстан Республикасы күп кенә мәсьәләләрдә үрнәк булып тора, әмма безнең дошман – наркотиклар, аңа каршы бердәм көрәшү зарур. Безнең төркем нәкъ шуның өчен эшли”, - дип тәмамлады фикер алышуны Сергей Железняк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз