news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Дәүләт Думасы депутаты ТКХ темасы буенча гражданнарны кабул итә

Чара 27 октябрьдә уза

 (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин гражданнар белән очраша.

Депутатка торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Бу чарада Татарстан Республикасының тармак министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә катнашырга тиеш. Очрашу тәмамлангач, бу тема буенча түгәрәк өстәл узачак, дип белдерделәр Дмитрий Медведевның Казандагы кабул итү бүлмәсендә.

Гражданнар Казан, К.Маркс урамы, 37/7 йорт адресы буенча кабул ителә. Очрашу 10.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot