news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чыршы шәһәрчекләре 18 декабрьдән ачыла башлаячак

Бу атнада, 18 декабрьдән башлап, Казанның иҗтимагый киңлекләрендә чыршы шәһәрчекләрен ачу башлана. Бу хакта шәһәр мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан парклар һәм скверлар дирекциясе башлыгы Айгөл Латыйпова хәбәр итте.

Латыйпова сүзләренчә, Яңа ел чорына шәһәрнең 30 иҗтимагый киңлегендә 200 дән артык чара планлаштырылган. Алар арасында ул «Черек күл» паркындагы шугалак мәйданчыгында «Карнавал төне» фильмы стилендәге мода күрсәтүне аерым билгеләп үтте, ә «Казан» Гаилә үзәге янында татарстанлы рәссамнарның кышкы пейзажлар белән күргәзмәсе эшләячәк.

«Елмай» балалар паркында кышкы сезон инде башланды. Яңа ел бәйрәмнәрендә монда кино күрсәтүләр, тамашалар, мюзикллар, ярминкәләр, кар бөртеге уеннары буенча турнирлар һәм башка бик күп чаралар узачак», – дип сөйләде Латыйпова.

Моннан тыш, 7 гыйнварда Комсомол күле буенда чыныгу бәйрәме узачак. Шул ук көнне Горький паркында хор музыкасы кичәсе булачак. Горки-Әмәт урманында 11 гыйнварда кышкы гриль фестивале үтәчәк.

Чараларның тулы исемлеге белән Казан парклар һәм скверлар дирекциясе сайтында, шулай ук шәһәр мэриясенең сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot