news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәгә багышланган спектакль күрсәттеләр

Казанда Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәгә багышланган спектакль күрсәттеләр
Фото: https://tatar-congress.org

Туфан Миңнуллин исемендәге Татар Дәүләт драма театры Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Нәгыймә» спектаклен Казан тамашачысына тәкъдим итте. Алар аны башкаланың «Мәскәү» мәдәният үзәге сәхнәсендә уйнадылар, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессы.

Спектакль башланыр алдыннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин, мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин, шулай ук Кукмарадан килгән вәкилләр чыгыш ясады.

«Танылган кыргыз һәм рус язучысы Чынгыз Айтматовның тәнендә татар каны да бар. Әнисе Нәгыймәнең әби-бабалары Кукмара районыннан. Нәгыймә апа зыялылыгы, укымышлы булуы белән аерылып торган. Балаларын да шулай ук тәрбияләгән. Чынгыз Айтматовның татар халкына булган хөрмәте дә, иң беренче чиратта, әнисеннән күчкән мәхәббәт. Язучы үз әсәрләрендә бик еш кына Ана образын сурәтли. Ул әниләрнең олы йөрәкле, көчле зат булуын нәкъ менә үз әнисенең сыйфатларын күзалдында тотып яза. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Нәгыймә» спектаклендә дә Туфан Миңнуллин исемендәге Татар Дәүләт драма театры режиссеры Рөстәм Галиев әлеге сыйфатларны тамашачыга җиткерә алган», диелә бу хәбәрдә.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннәтуллин тамашачыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләп, театр коллективына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot