news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына Татарстанда төшерелгән фильм күрсәтеләчәк

Казанда Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына Татарстанда төшерелгән фильм күрсәтеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

12 декабрьд Казанда Татар китабы йортында язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган кичә узачак.

Ул үзенең әсәрләрен кыргыз һәм рус телләрендә яза. Берничә тапкыр Нобель премиясенә тәкъдим ителә. Аның әсәрләре еш кына экранизацияләнә, ә «Ак пароход» повесте буенча фильм Берлин һәм Венециядә халыкара кинофестивальләрдә күрсәтелә.

Очрашуда 2018 елда кыргыз режиссеры Бакыт Карагулов төшергән «Айтматов дөньясы» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Фильмнар Казанда һәм Татарстан Республикасының Кукмара районында, язучының әнисенең бабасы туган авылында төшерелә.

Кичә 17 сәгатьтә Казан, Островский урамы, 15, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры адресы буенча узачак. Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot