news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чуваш халкының бөек шәхесе Иакинф турында балет куелды

Казанда чуваш халкының бөек шәхесе Иакинф турында балет куелды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Халык шагыйре Ренат Харис чуваш халкының күренекле шәхесе Иакинф турында әсәр язарга алынуын конфессияләр дуслыгының әһәмиятенә бәйләп аңлатты. Спектакль ике көн дәвамында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсендә барды.

«Әдәби һәм сәнгати әсәр өчен кеше язмышы кыйммәтле. Язмышы гыйбрәтле икән, һичшиксез, әсәргә нигез була ала. Чуваш халкының бөек улы Никита Яковлевич Бичурин шундый язмышлыларның берсе», - диде «Иакинф» балетының либретто авторы Ренат Харис спектакль башланыр алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Чуваш халкының бөек улы турында татар кешеләренең язуы – үзе бер дәрәҗә. Татарда «Кунак ашы – кара-каршы» дигән әйтем бар. Сине ихтирам итсеннәр дисәң, кешеләрне ихтирам итә бел!» - дип дәвам итте ул фикерен.

Ренат Харис конфессияләр дуслыгы бик әһәмиятенә басым ясады. «Иң нечкә хис милли хис тә, икътисади хис тә түгел, дини хис, рухи хис. Шушы рухи хис бозылса, эш харап. Халыклар һәм илләр дуслыгы конфессияләр дуслыгына нык бәйле. Шуның өчен бу әсәрне язарга булдык», - дип сүзен түгәрәкләде язучы.

«Иакинф» балетының композиторы – Резеда Әхиярова. Режиссеры һәм хореография авторы – Александр Полубенцев. Дирижер – Айрат Кашаев. Никита Бичурин (Иакинф) ролен беренче көнне Михаил Тимаев, икенче көнне Илнур Гайфуллин башкарды.

  • Иакинф (Никита) Бичурин (1777-1853) Казан губерниясе биләмәләрендә чуваш гаиләсендә туган. Казанда дини белем алган, укыткан. 1808-1821 елларда Пекинда яшәгән. 1828 елда Санкт-Петербург фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100