news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чит ил кешесен 4 млн сум бирергә мәҗбүр иткән полиция хезмәткәрләре тоткарланды

Казанда чит ил кешесенә янап, дүрт миллион сум акча түләргә мәҗбүр иткән дүрт полиция хезмәткәре тоткарланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары нигезендә, декабрь башында чит ил гражданины полициягә мөрәҗәгать иткән һәм үзенең Toyota Avalon автомобилен Казанның Оренбург трактында билгесез кешеләр туктатуы турында хәбәр иткән. Бу кешеләр, аңа янап, дүрт миллион сум акча таләп иткән.

Оператив чаралар барышында җинаятьчеләрне тапканнар һәм кулга алганнар. Алар Казан полициясенең бер бүлегенең эш вакытыннан тыш эш иткән хезмәткәрләре булып чыккан..

«Бу затлар Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан идарәсенең бер полиция бүлегенең эш вакытыннан тыш законсыз эшчәнлек белән шөгыльләнгән хезмәткәрләре булган. Аларның гаепле булуы раслаган очракта, бу кешеләр законда билгеләнгән тәртиптә җәза алачак. Булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга һәм гаепле затларны җинаять җаваплылыгына җәлеп итүгә юнәлтелгән чаралар дәвам итә», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot