news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чит ил автомобиле самокатта барган 9 яшьлек малайны бәрдергән

Кичә кич, 10 августта, Казанда самокатта барган 9 яшьлек малайны машина бәрдергән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте Яңа Азино урамындагы 45нче йорт янында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Opel автомобиленең 28 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм самокатта барган баланы бәрдергән.

Нәтиҗәдә, төрле тән җәрәхәтләре алган 9 яшьлек малайны медицина учреждениесенә китергәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100