news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чираттагы татарча стендап-шоу уза

Казанда чираттагы татарча стендап-шоу уза

8 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Казанның «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексында чираттагы татарча стендап-шоу оештырыла. Бу хакта «Шәрык клубы» телеграм-каналында хәбәр итә.

Тамашачылар татар юмор осталарының тормышчан һәм үткен чыгышларын ишетә алачак. Кичә кысаларында заманча юмор аша татар теленең һәм мәдәниятенең үзенчәлекле яклары чагылдырылачак.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу татарча заманча юморны бәяләүче яшьләр өчен менә дигән ял итү мөмкинлеге булачак.

Чарага килү өчен билетларны сылтама аша алырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot