news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чираттагы бушлай татар теле курслары башлана

Казанда чираттагы бушлай татар теле курслары башлана
Фото: kzn.ru

Казанда 21 апрельдә чираттагы бушлай татар теле курслары башлана. Курсларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы туган телләрне саклау мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе оештыра. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.

Дәресләр Казан башкарма комитетында ике төркемдә атнага бер тапкыр узачак. Курслар алты атна дәвам итәчәк.

Телне өйрәнә генә башлаучылар өчен төркем һәр сишәмбе 18:00-20:00 сәгатьләрдә шөгыльләнәчәк. Дәресләрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» бөтенроссия һөнәри конкурсы призеры, шагыйрә һәм татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова үткәрәчәк.

Телне өйрәнүен дәвам итүчеләр өчен төркемдә дәресләр һәр пәнҗешәмбе 18:00-20:00 сәгатьтә узачак. Педагог – «Безнең яңа укытучы» гранты җиңүчесе, Казан шәһәре мэры стипендиаты, күпсанлы татарча проектлар авторы Гөлфия Габдуллаҗанова.

Урыннар чикле. Катнашу өчен сылтама аша язылу сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot