Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда чик буе төбәкләре, махсус операция зонасындагы вакыйгалар турында фильм күрсәтелә
ИНСАЙТ ЛЮДИ продюсерлык үзәге резидентлары чик буе төбәкләре һәм махсус операция зонасындагы вакыйгаларга багышланган «СВОими глазами» дигән документаль фильм төшергән. Фильмны сишәмбе, 26 мартта, Казанның Достоевский урамында урнашкан «Мир» кинотеатрында күрсәтәчәкләр.
«СВОими глазами» - Украина тирәсендәге вакыйгалар барышында тормышлары үзгәргән гади кешеләр турында сөйли торган проект. Фильмда батырлык тарихы, катлаулы чорда кешеләрнең берләшүе, гомуми максатка ирешүдә ярдәмнең күпкырлылыгы хакында бәян ителә.
Картина геройлары, Россия халкының Донбассны яклау буенча махсус хәрби операциягә чын карашын күрсәтеп, үзләре очраткан кыенлыклар, дөньяга караштагы үзгәрешләр, яңа чынбарлыкта үз урынын ничек табулары турында сөйли.
«СВОими глазами» фильмы «Мир» кинотеатрында 26 мартта 18.00 сәгатьтә күрсәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз