news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Чыршы" оператив-кисәтү операциясе башланды

Чараның максаты - ылыслы агачларны законсыз кисү, саклау һәм сату очракларын ачыклау

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). 20 декабрьдән башлап, Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны законсыз кисү, саклау һәм сату очракларын ачыклау, Татарстан территориясенә Россиянең башка төбәкләреннән законсыз рәвештә кертү каналларын ябу максатыннан, Казанда "Чыршы" оператив-кисәтү операциясе башланды.

Әлеге чара кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе полиция хезмәткәрләре тарафыннан 140тан артык рейд үткәрелгән. Аның барышында шәһәрнең барлык "чыршы базарлары" һәм зур базарлары тикшерелгән. Ылыслы агачлар сатучыларга карата урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозган өчен ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.3 нче маддәсенең 1нче өлеше ("Урам сәүдәсе оештыру тәртибен бозу") буенча 124 беркетмә тутырылган.  Әлеге маддә гражданнарга 1-3 мең, вазифаи затларга 5- 10 мең, юридик затларга карата 150-200 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота.

"Чыршы" операциясе 2014 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, диелә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100