news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чыршы базарлары өчен 11 мәйдан арендага бирелә

Казан Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты чыршы базарлары өчен электрон аукцион башлану вакытын хәбәр итте.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Казанда чыршы базарларын билгеләү өчен электрон аукцион 8 декабрьдә башлана. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты хәбәр итә.

Эшмәкәрләргә шәһәрнең 11 мәйданында чыршы базарын урнаштыру хокукын алырга тәкъдим ителә. Аларның өчесе – Дементьев, икесе – Адоратский урамында. Шулай ук Голубятников, Академик Павлов, Айдаров, Чуйков, Декабристлар урамнарында һәм Залесный бистәсендә урыннар арендага бирелә. Арендалау вакыты бер ай. Арендалауның башлангыч бәясе 6 мең сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot