news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чыккан "Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек"кә кереш сүзне Ф.Мөхәммәтшин язган

Китапта рәсми исемнәр һәм атамаларга, республиканың муниципаль берәмлекләренең русча һәм татарча әйтелешенә багышланган аерым бүлекләр бар.

Казанда чыккан "Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек"кә кереш сүзне Ф.Мөхәммәтшин язган
tat.gossov.tatarstan.ru

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Русча-татарча иҗтимгый-сәяси сүзлек"кә кереш сүзне  Фәрит Мөхәммәтшин язган. Бу турыда Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китапны Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге мөдире Нурия Хәйруллина төзегән. Сүз башын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язган, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы үз эшчәнлеген татар һәм рус телләрендә гамәлгә ашыра. Әлеге иҗтимагый-сәяси сүзлек Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән законнарны һәм норматив хокукый актларны тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү тәҗрибәсен искә алып төзелде. Сүзлекнең максаты – киң катлам укучыларга рәсми документлар әйләнешендә аеруча еш кулланыла торган төп төшенчәләрне һәм терминнарны үз эченә алган аңлаешлы, куллану өчен уңайлы белешмә тәкъдим итү", диелгән китапның сүз башында.

Әлеге сүзлектә телебездә еш кулланыла торган терминнар, сүзләр, гыйбарәләр бирелгән. Шулай ук рәсми исемнәр һәм атамаларга, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә, бәйрәмнәргә, һөнәри бәйрәмнәргә һәм истәлекле даталарга, республиканың муниципаль берәмлекләренең русча һәм татарча әйтелешенә багышланган аерым бүлекләр бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100