Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда чыгышы белән Үзбәкстаннан булган ир-ат тормыш иптәше һәм улын җәфалаганы өчен суд алдында җавап тотачак
Җинаять эше Казанның Совет районы судына юлланган
(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча өченче бүлегендә, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 44 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшерү тәмам. Ул РФ Җинаять кодексының 117 нче маддәсенең 2 нче часте (балигъ булмаган баланы яки гаепләнүче алдында күрәләтә ярдәмгә мохтаҗ яки гаепләнүчегә матди яки башка яктан бәйле булган затны газаплау) һәм 119 нчы маддәнең 1 нче часте (үтерү белән янау), 156 нчы маддә (балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү) буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.
Тикшерү версиясе буенча, 2013 нче елның ноябреннән 2014 нче елның маена кадәр, Казан шәһәрендә, исерек халәттәге гаепләнүче 39 яшьлек тормыш иптәшен һәм 1999 нчы елгы улын газаплап, аларны даими рәвештә кыйнап, психик һәм физик газап китергән.
Моннан тыш, агымдагы елның 2 нче апрелендә, баланың башына һәм муенына күп тапкыр йодрыгы белән сугып, малайның чәченнән тартып, бугазына пычак терәгән. Аннан соң, әгәр дә әнисенә сөйли калса, балага үтерү белән янаган.
Ир-ат гаебен өлешчә таныган. Тикшерү үтенече белән суд тарафыннан аны сак астына ябу рәвешендәге чик чарасы сайланган.
2013 нче елга кадәр шикләнелүче тормыш иптәше һәм балалары белән Балаковода яшәгән, зыян күрүчеләр әйтүенчә, ир-ат анда 1998 нче елгы икенче улын да җәфалаган булган.
Тикшерү җитәрлек дәлилләр туплаган, моңа бәйле рәвештә, расланган гаепләү йомгагы белән җинаять эше Казанның Совет районы судына юлланган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз