Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда чыгарылыш имтиханнарын камилләштерү мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия киңәшмәсе уза
ТР башкаласында Идел буе федераль округы төбәкләре министрлары җыелды
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). 9 һәм 10 декабрьдә Казанда "2014-2015 уку елында урта гомуми һәм төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестацияләрен үткәрү технологияләрен норматив тәэмин итү һәм камилләштерү" дигән Бөтенроссия киңәшмәсе уздырыла.
Киңәшмәдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләренең мәгариф һәм фән министрлары һәм департамент җитәкчеләре катнаша.
Киңәшмә кысаларында 2014-2015 уку елында дәүләт йомгаклау аттестациясе (ДЙА) үткәрүнең норматив һәм процедура үзенчәлекләре турында фикер алышу, ДЙА һәм БДИны оештыру һәм үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчек федераль хезмәте 2014 елда Идел буе федераль округында үткәргән контроль-күзәтү чаралары нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар белән танышу ниятләнә.
"Без округлар буенча министрлар белән 2015 елда Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча киңәшмәләр үткәрә башлыйбыз. Иң беренче булып ул Идел буе федераль округында уза. Бүген Казанда ИФОның барлык министрлары эшләрнең хәзерге торышы, әзерлек барышы турында хисап тотачак. Бүгенге көнгә бар да план буенча уза, өзеклекләр юк", - диде Сергей Кравцов.
Аның сүзләренчә, киләсе елның гыйнвар азагына кадәр һәр федераль округта шундый киңәшмәләр узачак.
Фотосурәт mon.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз