news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Чуйков һәм Мусин урамнары чатында җитди һәлакәттә зыян күрүчеләр бар

Яңа Савин районында “Лада Веста” һәм “КИА” бәрелешкән.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Казанда Чуйков һәм Мусин урамнары чатында җитди һәлакәт килеп чыккан, дип хәбәр итә “Татар-информ”га шаһитлар.

Шаһитлар мәгълүматы буенча, мәчет янында ике автомобиль бәрелешкән. Беренчел мәгълүматлар буенча, болар “Лада Веста” һәм “КИА” автомобильләре.

Фоторәсемгә караганда, бәрелешүдән автомобильләрнең берсе әйләнеп капланган. Әлегә расланмаган мәгълүмат нигезендә, һәлакәттә зыян күрүчеләр барлыгы әйтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot