news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чуваш телендә этно-джаз музыкасы тәкъдим ителде

Вера Кожеманова төркеме әсәрләрне чуваш халык җырлары нигезендә башкарды.

Казанда чуваш телендә этно-джаз музыкасы тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина).  Казанда Заманча сәнгать галереясе бинасында Халыкара телләр көненә багышланган концертта Вера Кожеманова төркеме чуваш телендә этно-джаз музыкасын тәкъдим итте. Бу хакта төркемнең җитәкчесе "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Төркемебез бары тик ярты ел элек кенә барлыкка килде. Без чуваш халык җырлары нигезендә этно-джаз уйныйбыз. Бездә дүрт егет бар, барыбыз да Казаннан. Егетләребез өчен ул яңа музыкаль юнәлеш", - диде Вера Кожеманова.

"Халык җырлары, нигездә, күпсанлы кабатланган куплетлардан тора. Композицияне эшләгәндә аны структур яктан төзергә дә кирәк: җырның динамикасы, кульминациясе булырга тиеш.  Шуңа күрә мәгънәгә игътибар итәбез", - дип сөйләде җитәкче.

Вера Кожеманова, калган егетләр дә җырны аңласын өчен, аларга җырның эчтәлеген сөйли. Һәм, шул рәвешле, алар көйләр яза, җырлар эшкәртә.

"Чуваш мәдәните өчен этно-джаз яңа әйбер. Чувашиядә безне җылы кабул иткән даһилар булды, хәзер безгә милли радиобыз, опера театрыбыз ярдәм итеп тора. Әлегә зарланырлык сәбәп күрмим", - дип сөйләде Вера Кожеманова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100