news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда чуваш, казах, үзбәк, башкорт курчак театрлары спектакльләре бара

Казанда "Нәүрүз" халыкара театр фестивале бара.

Казанда чуваш, казах, үзбәк, башкорт курчак театрлары спектакльләре бара
пресс-служба театра им. Г. Камала

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бу көннәрдә “Әкият” татар дәүләт курчак театрында “Нәүрүз” халыкара театр фестивале спектакльләре күрсәтелә.

Кичә театр тамашачысы чуваш театрыныда “Күгәрченкәй” һәм башкорт театрының “Мостай Кәрим. Якындагы офык” спектакльләрен карый алды. Һәр ике спектакль милли телләрдә уйналды.

Уфа дәүләт курчак театры Мостай Кәрим биографиясенә багышланган “Мостай Кәрим. Якындагы офык” спектаклен рус телендә чыгарган һәм алдагы сезонда башкорт теленә тәрҗемә итәргә планлаштырган. Әмма “Нәүрүз” фестивален оештыручылар соравы буенча тәрҗемәне тиз арада эшләгәннәр.

Театр тәнкыйтьчесе Миләүшә Хәбетдинова башкорт театрының үз шәхесләрен зурлавын, курчак спектакле аша әдипнең тормыш юлы белән таныштыруын югары бәяләде. Моны башка театрлар да үрнәк алырлык гамәл дип билгеләп үтте.

Чабаксар курчак театры Казанга чуваш фольклорына нигезләнгән спектакль-мюзикл алып килгән иде. Әсәр чуваш классик язучысы Петр Хузангай әсәре буенча куелган.

Курчак спектакльләре бүген дә дәвам итә. “Әкият” курчак театрында Алматы курчак театрының “Ромео-Джульетта” спектаклен, Чаллы дәүләт курчак театрының Тукай әкияте буенча “Су анасы” спектаклен карарга мөмкин. Иртәгә үзбәк курчак театры һәм “Әкият” курчак театры куйган “Йолдыз тапкан кыз” әкияте күрсәтеләчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100