Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда өчпочмак, пәрәмәч, чәкчәк һәм кош теле пешерү буенча зур остаханә үтте
"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Татарстанда икенче тапкыр милли ашларыбыз остаханәсен уздыра.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Бүген Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан Казанда "Татар халык ашлары пешерү" остаханәcе ачылды. Анда милли ризыклар пешерү серләренә өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу өчен, Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән йөздән артык гүзәл зат җыелды.
"Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренчә, татар милли традицияләрен, шул исәптән башка халыкларныкыннан аерылып торган бай аш-су осталыгын саклау мөһим. Беренче чиратта аны яшь буынга тапшыру өчен тырышырга кирәк.
“Ак калфак”лылар аш-су остаханәсен Казанда икенче тапкыр шулай зурлап оештыра. Быелгы программа ике көнгә исәпләнгән. Бүген гүзәл затларны башкаланың “Татар утары” ресторан комплексында профессиональ кулинарлар өчпочмак, кош теле, пәрәмәч, чәкчәк пешерергә өйрәтте. Ә иртәгә кунаклар. Татарстанның Әтнә районына барып, “Кала тау” ресторанында гөбәдия, үпкә-бавырдан пәрәмәч, аннан соң Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында әлбә һәм пәхләвә әзерләү үзенчәлекләрен караячак.
Бу остаханәләрдә катнашуның шарты бар: Казаннан кайткач, ике атнадан соң һәркем үз төбәгендә шундый ук аш-су дәресләрен оештырырга һәм “Ак калфак” алдында хисап тотарга тиеш. “Ләкин бу - әбиләр. җыелышып, чәй эчүгә генә әверелеп калмасын, яшьләрне, яшь кызларны, киленнәрне җәлеп итеп, аларга бергәләп милли ризыкларны әзерләргә өйрәтегез. Һәр башлаган эшнең нәтиҗәсе булырга тиеш”, – дип, бурычлар куйды Кадрия Идрисова.
“Ак калфак” оешмасы әгъзаларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән аның беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде. “Бөтендөнья татар конгрессы өчен агымдагы ел вакыйгаларга аеруча бай. Әле күптән түгел генә “Ак калфак” оешмасының бишенче форумы үтте. Җәй көне конгрессның алтынчы съезды узачак. Шуңа да карамастан, без “Ак калфак” хатын-кызларын остаханәгә җыярга булдык. Хатын-кызның җәмгыятьтәге роле, гаиләдәге йогынтысы аның аш-су осталыгына да бәйле”, – дип. Данис Шакиров мастер-классларда катнашучыларга уңышлар теләде.
“Татарлар кайда гына яшәсә дә, үз милли ризыкларын ярата, – дип фикерләре белән уртаклашты Ханты-Манси автоном округының Советский шәһәреннән килгән Флорида апа Сисенбаева. – Ханты-Манси якларында җирле халык балык ашый, бөтен ризыкка балык куша, ә безнең балыкка ис китми. Без пәрәмәч, чәкчәк, гөбәдия пешерәбез”. 64 яшьлек Флорида апа үзләрендә “Казан пирогие” дип аталган эремчек пилмәне бик тә популяр булуын да әйтә.
“Безнең якларда татарлар, башкортлар бик күп. Совет чорында ике-өч елга эшкә килеп, шулай төпләнеп калганнар алар. Мин үзем дә тумышым белән Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районыннан, 1971 елдан Ханты-Манси округында гомер итәм, балаларым да монда яшәп калды. “Ак калфак” оешмасы ачылганга 5 ел булды. Аңа кадәр без “Сердәшләр” татар-башкорт милли-мәдәни җәмгыятенә берләшкән идек. Казанны, Татарстанны беренче тапкыр күрүем, җәй көне Бөтендөнья татар конгрессы съезды үткән чорда чакырмасалар да, үз юлыбыз белән булса да килергә сөйләштек”, – ди Флорида апа.
Пенза өлкәсеннән Галия Акъегетова февраль азагында Казанда үткәрелгән Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара кулинария конкурсында катнашып, һәм кияү пилмәне, чәкчәк, татар милли ризыгын заманча тәкъдим итеп, өченче урынны яулаган. Галия – Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтариятенең төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Бәкер Акъегетовның килене, җирле ресторанда баш пешекче булып эшли. “Мин килен буларак та, пешекче буларак та татар милли ашларын пешерә белергә бик теләдем. Үткән юлы Казанга килгәч, бик авыр дип әйткән “талкыш кәләвә” тәм-томын әзерләргә өйрәндем. Аңа Казанда өч кеше оста диделәр, шуларның берсе – “Татар утары” пешекчесе Лилия Байкиева, ул осталыгы белән бүлеште. Хәзер талкыш кәләвәне без үз рестораныбызда тәкъдим итәргә хыялланабыз”, – дип сөйли Галия.
Ижевск каласыннан “Ак калфак” әгъзасы Роза Габдрахманова өч ел элек кафе ачкан. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә менюда татар ашлары юкмы, дип гел кызыксынып тора. Казанга мастер-класска җибәргәч, куанып чыгып киттем. Үзем дә өйрәнеп, башкаларны да өйрәтергә исәбем”, – ди Роза ханым. Мәскәүнең Тарихи мәчетендәге ашханәдә баш пешекче булып көч куйган Рамилә ханым Корнееваны да "Ак калфак"лылар тәҗрибә тупларга юллаган. Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәренең "Татар моңы" ансамбле әгъзасы Нурҗиһан Симаева белән икәүләп алар, Мәскәүгә кайткач, Татар мәдәни үзәгендә аш-су осталыгы дәресе бирәчәк.
Мастер-класска җыелган калфаклы ханымнар арасында Игорь Тумаркин исемле рус егете дә бар иде. Ул Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы делегациясе белән килгән. "Мин Чиләбедә эшләгән ресторан һәм кафелар челтәре җирле Татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Без Сабан туйларында, татарларның башка милли бәйрәм һәм чараларында милли ризыклар әзерлибез. Осталыгымны чарларга килдем", – дип хәбәр итте Игорь. "Татар ризыклары бик туклыклы һәм тәмле, шул ук вакытта бик матур итеп әзерләнә. Мин үзем очпочмак яратам, ә бу юлы Казан пешекчеләреннән өчпочмак камырын әзерләүдә, мичтә пәрәмәч пешерүдә яңалыклар ачтым", – дип сөйләде Игорь. Иртәгә ул Әтнә районында гөбәдия пешерүнең дә үзенчәлекләрен өйрәнергә ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз